- төпләү
- ф. 1. Чиләк, кәрзин һ. б. ш. савыт-сабага төп (6) кую. (Киез итеккә) ас, төп салу 2. Китап, дәфтәр һ. б. ш. битләрен бергә тегеп, катыргы, калын кәгазь һ. б. ш. материал белән тышлау 3. Агач, куак һәм төпләрне җирдән тамырлары белән каерып, йолкып алу. Җирне агач, куак һәм түмгәкләрдән арындыру, ышна ачу 4. и. Элек урман булып, агачлары төпләнгән һәм хәзер ашлык чәчелә торган җир; ышна 5. күч. Берәр эшне төгәлләү, очына чыгу. Берәр нәрсәне ашап яки сарыф итеп бетерү 6. диал. Берәр максат өчен алдан билгеләп кую
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.